«Алтын йомгак» журналының чираттагы саны табадан төште

    «алтын йомгак» журналының чираттагы саны табадан төште 1

    Вакыт шундый тиз ага, журналыбызның беренче саны дөнья күргәннән соң инде 10 ел үтеп тә киткән. Аны нәшер итүгә матди ярдәм иткән Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгына зур рәхмәт җиткерәбез.

    «Алтын йомгак»та балаларның күңел җылысы белән сугарылган язмалары, шигырьләре, рәсемнәре, башваткычлары урын алды.

    Кадерле иҗат итүче балаларыбыз, туган телебезгә, илегебезгә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләрегез сүрелмичә, күңел түрегездә озак еллар яшәсен!

    Шулай ук газетаның 2023 елгы 1 нче саны да, бәйрәмнәр булу сәбәпле, алдан басылды. Яңа елга язылган булсагыз, шушы көннәрдә нокталарыбыздан һәм почта бүлекләреннән ала аласыз.

    Ә кемнәр дөнья мәшәкатьләре белән язылырга оныткан, яллар узгач, редакциягә килә аласыз.